Нәни геройларның олуг шагыйре (6+)

22 ноябрь көнне 16 нчы санлы китапханә кече мәктәп яшендәге балалар өчен шагыйрь Роберт Миңнуллинга багышланган «Нәни геройларның олуг шагыйре» дигән әдәби чара уздырды. 

Яшь китап сөючеләр татар шагыйренең баланың эчке халәтен һәм балалык хисләренең төрле якларын яктыртучы гаҗәеп әсәрләре дөньясы белән танышты. Татар телендә аның «Энекәш кирәк миңа!», «Бабай кебек», «Беркемгә дә охшамаганмын», ә рус телендә «Маме нужно отдохнуть», «Книголюбы», «Ох уж эти взрослые» дигән күңелле шигырьләре яңгырады.
Балалар шагыйрьнең тормышыннан күп кенә кызыклы мәгълүматны белде, презентация барышында аның матур иллюстрацияле китаплары белән танышты. 
Чара вакытында шагыйрьнең шигырьләренә язылган җырлар яңгырады. Шулай ук «Роберт Миннуллин – балалар шагыйре» дигән китап күргәзмәсе әзерләнде.

Поделиться: